Нур Баян – шагыйрь |
|
|
|
Дүшәмбе, 28 Май 2012 | Караулар : 14275 |
|
Нур Галим улы Баянов яки Нур Баян (1905 елның 28 мае – 1945 елның 23 апреле) – мәшһүр татар шагыйре.
Шагыйрь 1905 елның 28 маенда Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1921 елда Пермьга китеп, кара эшче буларак эшли. 1923 елда Казанга килеп Татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Уку вакытында әдәби сәнгать белән шөгыльләнә башлый.
Бөек Ватан Сугышы башланганнан соң фронтка китә, шул чорда күп патриотик шигырьләр яза.
1945 елның 23 апрелендә Австрия азатлыгы өчен керәшүдә вафат булды. |
Артка
|